Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Режиссер Фәрит Бикчәнтәев" китабын тәкъдим итү

Tuesday 17.05.2022

21 май көнне 17.30 сәгатьтә Камал театры фойесында "Режиссер Фәрит Бикчәнтәев" китабын тәкъдим итү була. Китапны төзүче һәм авторлар - театр тәнкыйтьчесе Марина Дмитревская (Санкт-петербург шәһәре) һәм Камал театрының әдәби-драматургия бүлеге мөдире Гөлшат Фәттахова тәкъдим итә. Чара Фәрит Рәфкать улының 60 яшьлеге көнендә һәм күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөхәҗирләр» романнары буенча куелучы спектакльнең беренче өлешенең генераль прогоны алдыннан уза. 

Китап Татарстанның әйдәп баручы режиссеры, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, берничә буын театр артистлары тәрбияләгән педагог Фәрит Бикчәнтәев иҗатына багышлана.
Китапта Фәрит Бикчәнтәевнең үткән юлы, ХХ–ХХI гасырлар чигендәге татар театрына карашы эзләнүләре чагыла. Режиссерның иҗаты театраль тәнкыйть күзлегеннән үткәрелә, коллегалары, укучылары тарафыннан сөйләнә. Проект режиссерның 60 яшьлеге уңаеннан эшләнде, тик бу нәтиҗә ясау түгел, үткән юлны барлау гына.