Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тирән кайгы

Monday 05.07.2021

Бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. 
Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев); Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Гайфи — «Күк капусы ачылса», Гыймран — «Ике килен-килендәш» Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит), Хөләй — «Качаклар», Бикәмәт — «3ифа» (Н.Исәнбәт); Бригелла — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Казыйхан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Хәмзә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кларин – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.