БАБАЙЛАР ЧУАГЫ / ЗАПОЗДАЛОЕ ЛЕТО
До начала осталось:
БАБАЙЛАР ЧУАГЫ / ЗАПОЗДАЛОЕ ЛЕТО
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0
ПРЕМЬЕРА!

ХУШ АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ / Я НЕ ВЕРНУСЬ. МЕЧТЫ

Автор: Айдар Заббаров

16+
ПРЕМЬЕРА!

Документаль спектакль

"Хуш авылым. Хыяллар" дип аталган икенче өлештә спектакль авторлары тарафыннан җыелган документаль мәгълүматларга нигезләнгән эчтәлек һәм беренче кисәктәге заман татар авыллары, аның кешеләре, үткәне, киләчәге, якты киләчәк хакындагы хыялларга бәйле истәлекләр хакындагы сөйләшүләрнең дәвамы урын ала...

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре, котылгысыз яки ачык финалы...

Айдар Җаббаров: «Мин, күп кенә яшьтәшләрем кебек, каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем.

Еллар үткәч, үсеп егет булгач, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак. Мине ниндидер сагыш басты, Чеховтагы сыман “әйтерсең, бөтен утлар сүнде...” Һәм шул кичтә мин биредә кайчандыр тормыш кайнап торган: кешеләр яшәгәннәр, киләчәк дип тырышканнар дип уйландым. Элек монда рәхәт, күңелле иде. Ә хәзер - сагыш, сагыну гына…

Пандемия һәм үзизоляция вакытында миңа видео җибәрделәр, анда бер авыл агае гармунда уйный. Һәм янә теге кич исемә төште, хисләр яңарды. Шунда бүгенге көндә авылларның ничек яшәве, авыл кешеләренең язмышлары белән якыннанрак танышу теләге уянды.

Өстәвенә, мин күптән вербатим техникасында эшләп карарга, тамашачы белән аралашуның әлеге ысулын өйрәнергә тели идем. Театр минем идеямне кабул итте һәм без артистлар белән июнь аенда ук, Татарстан авыллары буйлап, тере, чын тарихлар эзләп сәяхәткә чыктык.

Без 20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Безнең геройлар арасында үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә...

Без документаль спектаклебездә әдәби текстлар да кулланачакбыз. Геройларыбызның монологлары классиклар тудырган әдәби образларда да чагылачак.

Спектакльдә вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен әле гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала… Гармун да, жырлар, биюләр дә булачак, ә иң мөһиме, матур киләчәккә ышанган чын кешеләр тормышы.

Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз... Татар авылыннан - көч, ирек, яшәүгә сусау урыныннан мәхрүм калган киләчәгебез нинди булыр?!». 

Авыл кешеләре белән әңгәмәләр оештыруга ярдәм итүләре өчен 
Раил Садриевка (Буа), Ленур Зәйнуллинга (Әтнә), Динар Хөснетдиновка, Энҗе Сәйфетдиновага (Әлмәт), Динә Саттаровага, Лия Котельниковага (Казан) рәхмәт белдерәбез.



Please subscribe to our emails for more information about the theatre
Ошибка, введите корректный адрес