касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
28.02.2026
«Өч ай эчендә» Шәрык клубында психологик алымнарның практик кулланылышына нигезләнгән актерлык осталыгы буенча мастер-классларга рәхим итегез! Мастер-классларда сезне кызыклы һәм файдалы программа көтә: - Әдәби текст нигезендә кешеләрнең теләкләрен һәм ниятләрен ачыклау. - Хисләр һәм эчке кичерешләрне тану, алар белән эшләү. - Сөйләшү сәнгате һәм үз-үзеңне тәкъдим итә белү. - Иҗади күнегүләр һәм үзеңне башка рольдә сынап карау. Мастер-класслар театр һәм кино остазы, режиссер Миндубаев Рифат тарафыннан үткәреләчәк. 3 ай дәвамында катнашучылар тәүге репетициядән алып театраль премьерага кадәр юл үтәчәк. Ә әлегә сынау дәресләренә килегез: 10 февраль, 19:00 25 февраль, 19:00 28 февраль, 12:00 Әгәр дә үзегезне иҗади яктан сынап карарга телисез икән, сылтама аша кереп, регистрация үтәргә кирәк! Телефон номерыгызны язып калдыру зарур. Урыннар саны чикле, язылып өлгерегез. Яшь чикләве: 18+