РусТатEng
ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР

Туфан Миңнуллин
ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР
Моңсу комедия 2 пәрдәдә

Режиссер - МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ
Рәссам - ӘХӘТ ЗАКИРОВ, СЕРГЕЙ СКОМОРОХОВ
Композитор - АЛМАЗ МОНАСЫЙПОВ
Дирижер - ФУАТ ӘБҮБӘКЕРОВ

 Рольләрне башкаралар:
Әлмәндәр - Шәүкәт Биктимеров
Искәндәр - Ирек Баһманов
Өммия - Нәҗибә Ихсанова
Хәмдебану - Рәшидә Җиһаншина
Евстигней - Һидаят Солтанов
Гөлфирә, Йөзембикә - Люция Хәмитова
Илсур - Йосыф Бикчәнтәев
Мансур - Илдус Габдрахманов
Газраил - Айдар Хафизов
Әҗәл - Равил Шәрәфиев
Фәрештә - Наилә Ибраһимова

Спектакль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының репертуарында аерым
урын алып торды һәм, һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелде. Спектакльнең озын
гомере, бәхетле язмышы - бөтен Россия театрлары тормышында уникаль күренеш. 30 елдан артык
«Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыйды, Мәскәү, Санкт-Петербург, Таллин, Вильнюс, Рига,
Ташкент, Алма-Ата, Астрахань, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә төрле буын, төрле милләт
тамашачылары аны яратып карадылар. 1996 елда Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез
тарафыннан спектакльгә зур бәя бирелде. 1979 елда бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин,
режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров Россиянең
К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. 1999 елда Төркиядә узган
Бөтендөнья төрки театрлары фестивалендә әсәрне сәхнәгә куючы режиссер М.Сәлимҗанов «Иң
яхшы постановка» призын яулады, аңа Истамбул мэриясе һәм Лион театр клубы тарафыннан
платина планшет тапшырылды.
Әлдермеш авылының Әлмәндәр карты тиешледән күбрәк яшәгән, 91 яшькә җиткән. Газраил әмере
буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана...

МАТЕРИАЛЬНОЕ
500.00 ₽
Кәрзингә
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра