Камаллылар Яңа татар бистәсе зиратында өмә уздырдылар
Сишәмбе 17.05.2022
Бүген, 17 майда, Камал театры Яңа Татар бистәсе зиратында өмә оештырды. Администрация хезмәткәрләре һәм театр актерлары татар театрына нигез салучыларның һәм күптән түгел вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен чистарттылар.























