Фәрит Бикчәнтәев куячак яңа спектакльнең беренче репетицияләре
Шимбә 15.01.2022
Камал театрында Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһәҗирләр" әсәрләре укылды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Елена Шипова. Премьера 2022 елда булыр дип көтелә.