Дания Нуруллина - Тукай премиясе лауреаты
Дүшәмбе 26.04.2021
Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. Премиягә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина лаек булды.
Актрисага премия түбәндәге рольләре өчен тапшырылды: Гөрпинә (Т.Миңнуллин"Гөлгөри кияүләре"), Айсылу (Н.Исәнбәт "Миркәй белән Айсылу"), Мәрфуга (К.Тинчурин "Зәңгәр шәл"), Мәстүрә (Н.Исәнбәт "Портфельсез кияү"), Чәчәк (Н.Фәттах "Кол Гали"), Саҗидә (К.Тинчурин "Казан сөлгесе"), Йолдыз (Х.Вәхит "Туй алдыннан"), Диләфрүз (Р.Батулла "Кичер мине, әнкәй"), Мөршидә (З.Хәким "Мин төш күрдем"), Люция (М.Гыйләҗев "Баскетболист").
Премия шулай ук язучы Факил Сафинга һәм рәссам Григорий Эйдиновка тапшырылды. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үтте.
Дания Нуруллинаны чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!