Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Бүген Казанда Vl "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы башланды. Тарихта беренче мәртәбә быел ул онлайн-режимда үтә һәм анда бөтен дөньядан 700дән артык кеше катнаша. Форум тарихка инновацион һәм тиңдәшсез проект буларак кереп калачак. 

<b>Бүген Казанда Vl "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы башланды. Тарихта беренче мәртәбә быел ул онлайн-режимда үтә һәм анда бөтен дөньядан 700дән артык кеше катнаша. Форум тарихка инновацион һәм тиңдәшсез проект буларак кереп калачак. </b><br>

«Нәүрүз» ТР Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, форумның сәнгать җитәкчесе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев һәм форум педагогларының сәламләү сүзләре белән башланып китте.  

Беренче көнне актерлык сәнгате, сәхнә теле, пластика, театр педагогикасы, заман театры үсеше тенденцияләре, маркетинг технологияләре, курчак театры режиссурасы, театраль тәнкыйть һәм театрның сәнгати-кую бүлеге эшчәнлеге буенча дәресләр үтте. 

Беренче көнге һәр лекция турында тулырак: 

«Театрның сәнгати-кую бүлеге эшчәнлеге" буенча секциядә сәхнә рәссам-технологы, конструктор Ольга Неволина (Мәскәү) беренче лекцияне "Рәссам-технолог һөнәре: кичә, бүген, иртәгә. Үсеш перспективалары" дигән темага үткәрде. Әлеге һөнәр театрда ни өчен кирәк һәм спектакль тудыруда аның роле нинди? Дәрес вакытында катнашучылар әлеге сорауларга җавап ишетте. Шулай ук, спектакльне сәнгатьчә бизәү технологияләре каралды. Секциянең икенче спикеры буларак Россия академия театрының рәссам-технологы  Екатерина Мочёнова (Мәскәү) чыгыш ясады. Педагог һәм форумда катнашучылар "Спектакль буенча җитештерү һәм эксплуатация документлары комплексы" дигән темага фикер алыштылар. 

Театр белгече, театр тәнкыйтьчесе Глеб Ситковский (Мәскәү) «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге" секциясендә беренче лекцияне, команданың алга таба продуктив эшчәнлеген булдыру максатыннан, катнашучылар белән якыннан танышудан башлады. Секциянең икенче спикеры, театр белгече Александр Вислов (Мәскәү) "Заман театрында әдәби бүлек мөдире эшчәнлеге" дигән темага чыгыш ясады. Ул театраль җәмгыятьтә әдәби бүлек мөдирләренең функцияләре һәм миссияләре хакында сөйләде. 

"Курчак театры" төркемендә дәресләр практикадан башланды. Курчак театры артисткасы, "Алтын битлек" Россия Милли театр Премиясе лауреаты Элина Агеева (Санкт - Петербург) дәрес башында ук биремнәр бирде: һәр катнашучы марионетка-курчаклар йөртеп күрсәтте. Соңыннан хаталар турында фикер алышынды. 

Хореограф, режиссер Александр Андрияшкинның (Мәскәү) «Актёрлык сәнгате. Пластика» лекциясе заман музыкасыннан башланды. Дәрес вакытында катнашучылар укытучы белән бергә пластика буенча күнегүләр эшләде. Педагог перформатив практикалар концепциясе, принциплары һәм кораллары белән таныштырды. 

«Актёрлык сәнгате. Сәхнә теле» төркемендә актер, педагог, режиссер, Чечня Республикасының атказанган артисты Дмитрий Кошмин (Мәскәү) сәхнә теле буенча тренинг үткәрде: тавыш, дикция, артикуляция, сулыш, ритм һәм ачык, дөрес сөйләмнең кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында сөйләде. 

«Заман театры. Үсеш тенденцияләре» секциясендә рус әдәбияты тәрҗемәчесе, театр проектлары кураторы Агнешка Любомира Пиотровска (Польша) Польшада театр үсеше тарихы һәм сәясәтнең театр индустриясенә ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Икенче спикер - театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының махсус проектлар кураторы Нияз Игъламов заман драматургиясе һәм төрки илләрдә яшь режиссура хакында сөйләде.  

«Театр педагогикасы. Артистның роле буенча үзлегеннән эшләве» секциясендә режиссёр, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, театр педагогикасы буенча китаплар авторы Юрий Альшиц (Германия) үз группасындагыларга әзерләнеп торсыннан өчен берничә көн алдан биремнәр биргән иде. «Вертикаль буенча 7 адым — драма театры педагоглары һәм артистлары өчен онлайн-мәктәп-лаборатория» лекциясе шул биремнәр хакында фикер алышуга багышланган иде.

"Менеджмент һәм PR-технологияләр" секциясендә  В.Мейерхольд Үзәгенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Олег Соколов (Мәскәү) беренче булып чыгыш ясады. Үзенең лекциясен ул маркетингта структура булдыру һәм планлаштыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында сөйләде. Икенче спикер Эдуард Карякин (Санкт-Петербург) социаль челтәрләрне алып баруга багышланган лекциясендә тамашачыга кызыклы һәм файдалы булуның мөһимлеге хакында сөйләде.  

"Нәүрүз" форумының беренче көне хакында педагоглар фикере:

Рус әдәбияты тәрҗемәчесе, театр проектлары кураторы, Польшада Иван Вырыпаев һәм Николай Коляда иҗаты мәнфәгатьләрен  яклаучы Агнешка Любомира Пиотровска (Польша): «Мин шундый зур һәм күп милләтле аудитория белән очраша алуыма чиксез шат. Моны онлайн форматта гына башкарып чыгарга мөмкин. Минем лекциямне шулкадәр күп кеше тыңлады. Төрле илләрдә булып та, бер-берсе белән еш кисешүче театрларның тарихы белән таныштык. Сорауларга бик рәхәтләнеп җавап бирдем. Яңа очрашуны зарыгып көтәм!»

Көн К.Тинчурин әсәре буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Сүнгән йолдызлар" спектакленең видеоязмасын күрсәтү белән тәмамланды. Форумда катнашучылар өчен трансляция театр сайтында kamalteatr.ru күрсәтелде. <br>
<b> </b><b>
    <iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/nH-YOJlPfj8" frameborder="0" allowfullscreen></iframe></b>
</p>

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.