Форумның өч көне сизелми дә үтеп китте. Форум секцияләре эшчәнлеге турында тулырак сөйләп үтик. «Театрның сәнгати-кую бүлеге эшчәнлеге" секциясенә сәхнә рәссам-технологы, Россиянең Дәүләт Академия Большой театры сәнгати-кую бүлеге җитәкчесе, МХАТ Мәктәп-студиясенең сәхнә рәссам-технологлары җитәкчесе һәм укытучысы Сергей Тимонин (Мәскәү) да кушылды.

Ул театрның сәнгати-кую бүлегенең эшен нәтиҗәле итеп оештыру хакында сөйләде, яңа тенденцияләр белән таныштырды, практик белемнәре белән бүлеште.

Дмитрий Кошмин дәресне тәнне "эшкә" әзерләүдән башлады. Катнашучылар тулысынча практикага күчтеләр: "конус", "торба" күнегүләре эшләделәр, сөйләм аппаратын һәм тәнне уяту өчен сузык авазлар белән эшләделәр. Дәрес азагында сүзтезмәләргә күчтеләр. Элина Агееваның «Курчак театры» секциясендә катнашулар төрле биремнәр үтәделәр (мәсәлән, үзизоляциядән чыккан кешенең эмоцияләрен күрсәттеләр), төрки марионеткалар турында видеоязмалар карадылар һ.б.

Агнешка Пиотровска поляк театр режиссеры Кристиан Люпа турында, аның беренче спектакльләре, иҗаты хакында сөйләде. Катнашучылар аның спектакльләреннән видеоязмалар карады.

Александр Андрияшкинның дәресе башланыр алдыннан катнашучылар "җәй" биюен биеде, әлеге бию салмак кына лирик музыка астында хәрәкәтләргә күчте. Дәрес барышында коммуникация, форма, төркемдә үзара эшләү, психофизика һ.б. шундый төшенчәләр аша үзеңне анлау буенча күнегүләр ясалды.

Юрий Альшиц дәресендә катнашучылар үзләре турында куллар, саннар һәм авазлар аша сөйләргә тиеш иделәр. Бу бирем җиңел булмады, тик күңелле үтте!

«Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге» секциясендә катнашучылар беренче спикер Глеб Ситковский белән Әлмәт театрының "Көзге сере" спектакленә язылган рецензия турында фикер алыштылар, ә икенче спикер Александр Вислов белән зур булмаган театрга репертуар төзеделәр.

«Менеджмент һәм PR» секциясендә Олег Соколов таргетирлы реклама (ондайн-рекламаның бер төрле) өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашты. Эдуард Карякин лекциясен тулысынча комьюнити-менеджментка багышлады.

Форумның өченче көне Ж.-Б. Мольер әсәре буенча Камал театрының баш режиссеры сәхнәләштергән "Дон Жуан" спектакле белән тәмамланды. Форумда катнашучылар өчен трансляция театр сайтында kamalteatr.ru үтте.