<b>Бүген "Нәүрүз" форумында беренче көнге лекция, мастер-класслар дәвам итте һәм Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия) җитәкчелегендә "Режиссер һәм актерлар курсы" секциясе башланды.</b><br>
«Театрның сәнгати-кую бүлеге эшчәнлеге» секциясендә Ольга Неволина "Театр өчен җитештерелгән заман материалларын һәм технологияләрен барлау" - дигән темага лекция укыды. Дәрес театрда кулланылучы материалларга булган таләпләр, аларның үзенчәлеге хакындагы фикерләрдән башланды. Екатерина Мочёнова лекциясен "Спектакль буенча җитештерү һәм эксплуатация документлары комплексы" темасы белән дәвам итте. Спектакль буенча цехларның паспортларын күрсәтте, спектакль үткәрү һәм монтаж вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре инструкциясе белән таныштырды. «Театр педагогикасы. Артистның ролен үзлегеннән өйрәнүе » секциясе көннән-көн кызыклырак була бара. Лекция барышында катнашучылар күп кенә биремнәр үтәде, укытучы белән катнашучылар якыннан аралашты. Алар хәзер бер-берсеннән өйрәнәләр. Дмитрий Кошмин «Актерлык сәнгате. Сәхнә теле» секциясендә сәхнә теле буенча күнегүләр күрсәтте. Әлеге күнегүләрне спектакльләр алдыннан һәр артист башкарырга тиеш: эч, муен мускулларын яздыру һ.б. Глеб Ситковский «Театраль тәнкыйть» секциясен А.П.Чеховның "Өч сеңел" пьесасы һәм спектаклен анализлаудан башлады. Дәрес вакытында педагог Г.Камал театры спектакльләренә иң яхшы рецензия бәйгесе игълан итте. Бәйге нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез. Александр Андрияшкин "Актерлык сәнгате. Пластика" секциясендә перформатив практикага кагылышлы берничә төп принципка, коралларга һәм концепциягә тукталды. Элина Агееваның курчак театры секциясендә катнашучылар актерлык осталыгына үз тәннәре аша өйрәнделәр, шакмаклар ярдәмендә тигезлекне сакларга тырыштылар, курчакның сыгылмалыгын тикшерделәр, аңа җан өреп карадылар. Дәрес азагында педагог марионетка-курчак ясап карарга кушты. Нияз Игъламов төрки илләр театрларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшь режиссурадагы заман проблемаларын барлады, Казан режиссерлары - Ф.Бикчәнтәев, И.Зәйниев, А.Җәббаров хакында сөйләде һәм аларның спектакльләрен анализлады. Бүген "Заман театры. Үсеш тенденцияләре" секциясенә театр тәнкыйтьчесе, "Сцена" журналы редакторы, А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк музее редакторы Наталия Каминская (Мәскәү) кушылды. Ул «Стильләрнең зур экспозициясе буларак заман ватан сценографиясе" дигән темага лекция үткәрде. Педагог үз тәҗрибәсе белән бүлеште һәм заман театрында режиссер, сценограф, рәссамның үзара эшчәнлеге хакында сөйләде. Шулай ук, танылаган режиссерларның күп кенә спектакльләрен анализлады. Икенче көннең төп вакыйгасы - "Режиссерлар һәм актерлар курсы"ның үз эшен башлавы. Бу төркемнең спикерлары - режиссер, педагог Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия) һәм Философия, әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетының көнчыгыш филология кафедрасы русистика бүлеге профессоры Елена Васина (Бразилия, Россия). Бүген алар Ф.М.Достоевскийның "9 хаттан торган роман" әсәре буенча теоретик һәм практик мастер-класс башладылар. «Менеджмент һәм PR» секциясендә Олег Соколов һәм Эдуард Карякин лекцияләре дәвам итте. Олег Соколовның лекциясе email-маркетингка багышланды. Эдуард Карякин социаль челтәрләрдә язылучыларны кызыксындырырлык мәгълүматны ничек язу һәм элү буенча конкрет миссаллар китереп сөйләде. Форумның икенче көне "Сишәмбе көн кич белән" проектының "ПАРКОВКА" спектакле белән тәмамланды. Автор - Сөмбел Гаффарова, режиссер - Олег Кинҗәгулов. Форумда катнашучылар өчен трансляция театр сайтында kamalteatr.ru үтте. <br>
<br>
<b> </b><b>
<iframe width="560" height="315" src="
https://www.youtube.com/embed/Zh1zHsPMIJc" frameborder="0" allowfullscreen></iframe></b>
<p>
</p>