<b>"Нәүрүз"нең алтынчы көне тәмамланды. Алты көн эчендә катнашучылар һәм тыңлаучылар шактый белем, тәҗрибә туплады. </b><br>
"Курчак театры" секциясе катнашучылары курчак белән предметның үзара бәйләшен анализлады, үзлекләреннән әзерләгән номерларны күрсәтте. Шулай ук марионетка-курчакның мөмкинлекләрен өйрәнүне дәвам иттеләр. Элина Агеева укучыларына курчакны табигый итеп, һәр хәрәкәтен уйлап йөртергә өйрәтүне максат итеп куйлды.
«Режиссерлар һәм актерлар курсы» секциясендә Алехандро Гонсалес Пуче һәм Елена Васина өй эшләрен анализлады. Катнашучылар рольләренә җитди әзерләнгәннәр иде: костюмнар, гримнар белән өзекләр күрсәттеләр һәм романны анализлауны дәвам иттеләр.
Агнешка Пиотровска Варликовскийның "Гамлет" спектакле турында сөйләде һәм "Кабаре", "Французлар", "Ревизор" "Трилогия" спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Наталья Каминская иммерсив һәм site-specific спектакльләр, 90нчы елларда театрларда стандарт булмаган сценография барлыкка килүе турында сөйләде.
Екатерина Мочёнова дәресендә спектакль чыгарганда иҗат төркеме белән сәнгати-кую бүлегенең үзара эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.
«Актёрлык сәнгате. Сәхнә теле» секциясендә Дмитрий Кошмин лекцияне артистның төп коралын барлаудан башлады. Тавыш диапазонын киңәйтү буенча сөйләде. Катнашучылар сәхнә теле буенча тренинглар үтте.
Юрий Альшиц роль, аны ничек өйрәнү хакында сөйләде. Катнашучылар аерым картинадагы рольне ничек аңлаулары, кабул итүләре хакында фикер алышты.
Глеб Ситковский җитәкчелегендәге «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлене» секциясе бүген рецензияләрне анализлау белән тәмамланды. Киләсе дәрескә кадәр катнашучылар «5 mm/h» спектаклен карарга тиеш. Александр Висловның лекциясендә Казанның яңа театрына репертуар сайладылар һәм А.П.Чеховның «Человек в футляре» әсәренә ясалган ике инсценировканы анализладылар. Лекциядән соң катнашучыларга киләсе дәрескә кадәр режиссёр Ю.Бутусовка репертуар сайлап карарга тәкъдим ителде.
«Менеджмент һәм PR» секциясендә Наталья Каленская конкрет миссаллар ярдәмендә оешма бренденың төзелеше хакында сөйләп карарга кушты. Егор Мухин театраль агентлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.<br>
</p>
<b> </b><b>
<iframe width="560" height="315" src="
https://www.youtube.com/embed/tjaCFoULneI" frameborder="0" allowfullscreen></iframe></b>
<p>
</p>