Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛ ТЕАТРЫ ДИРЕКТОРЫ ПУШКИН ФЕСТИВАЛЕНДӘ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

Дүшәмбе 28.09.2020

Бүген, 28 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов XXVII Пушкин театр фестивалендә (Псков ш.) чыгыш ясады. "Россия милли театры: яңа стратегия" дискуссиясе вакытында Илфир Илшат улы Александринский театры сәнгать җитәкчесе Валерий Владимирович Фокинның Россиядә милли театрлар гастрольләре өчен яңа мәйдан ачу кирәк дигән идеясын хуплады. Директор шулай ук милли телләрдәге спектакльләрнең туры эфирларын эшләүдә ярдәм кирәклеген дә ассызыклады. Камал театрының махсус проектлар кураторы Нияз Игъламов "Россия милли театрларының заман этабында төп проблемалары" дигән темага чыгыш ясады.
Дискуссиядән соң "Цифрлы заманда милли театр" дигән доклады барышында Илфир Якупов театрның карантин вакытындагы проектлары хакында сөйләде: спектакльләрнең онлайн трансляцияләре, "Нәүрүз" белем бирү форумы, театрның ютуб-каналы һәм башкалар.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!