Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Нәүрүз-2021" фестивале көндәлеге: дүртенче көн

Җомга 11.06.2021

Фестивальнең дүртенче көне Алтай, Татарстан, Башкортстан театрлары спектакльләре белән истә калды.

Дүртенче көн Камал театрының Кече залында яшь режиссер Айдар Җаббаровның “Хуш, авылым”, “Хуш, авылым. Хыял” спектакльләреннән башланды.

Журналистлар белән очрашуда Айдар үзенең спектаклен ничек итеп Олег Лоевский анализлавы хакында сөйләде.

«Хуш, авылым”ның беренче кисәген куйгач, Олег Соломонович миңа спектакльдә икеләтә финал килеп чыккан диде. Спектакль азагында Эмильнең монологыннан соң Алинәнең монологы башлана. Мин башата аны аңламадым, спектакль туып килгән вакытта үз эшемә читтән карап бәя бирә алыр хәлдә түгел идем, тәнкыйтьне кабул итүе авыр булды», диа сөйләде Айдар Җаббаров.

Берничә ай үткәч режиссер спектакльне кабат караган һәм финалны Эмильнең монологы белән генә тәмамларга карар кылган. Кичә тамашачылар беренче спектакльне яңартылган вариантта карады.

Ольга Фукс, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Минемчә, вербатим техникасы шулкадәр әйбәт, чөнки халык хәтерендә актарынырга, аннан бик күп әйбер алырга мөмкин. Шуның ярдәмендә “Хуш, авылым” кебек тере, кешелекле спектакльләр тудырып була. Спектакльдә бөтен эпизодлар да тигез генә түгел. Артистлар өлкәннәрне уйнаганда бик табигый, ә театрга керә алмаган дүрт малайны уйнаганда бигрәк тә үтемле. Миңа калса, кеше язмышлары хакында сөйләгән мондый форматтагы спектакль – бик отышлы, шундыйларны тагын куярга да, куярга. Хәзер бит гади кешегә сүз бирү мөһим, аның кечкенә, тик чынлыкта бик зур тормышын күрсәтү. Вакыт үтү белән режиссерлар вербатим техникасының үз чикләре бар икәнен дә аңлар. Безнең чыннан әйтер сүзебез бар һәм без шушындый спектакльләр ярдәмендә мөһим эз калдыра алабыз. Минемчә, бу Айдарның мин күргән спектакльләреннән иң яхшысы».

Фестивальнең матбугат үзәгендә Татарстан, Башкортстан, Алтай һәм Хакассия театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада П.В.Кучияк исемендәге Алтай милли драма театрының баш режиссеры Эмма Иришева, «Читiген» Хакасс драма һәм этник музыка театры директоры Ирина Чустугушева, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры Айдар Җаббаров, “Җиңел канатлар” Әлмәт урам театры директоры Гөлназ Ханнанова катнашты. Тулырак.

Алтай милли драма театры “Нәүрүз”гә Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романына нигезләнеп куелган “Бишек” спектаклен алып килде. Режиссер - Баатр Колаев.

«Чыңгыз Айтматов әсәре бар телләрнең дә проблемасын күтәрә, телнең һәм милли драматургиянең юкка чыгуын. Мин туган телебезне, үзебезне, күңел пакьлегебезне саклый алсак иде дип телим– бүгенге заманда милли театрлар өчен бу бик мөһим. Чөнки театр – ул тормыш» - диде Эмма Иришева.

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу спектакль ныклы режиссураның традицион, гади, күпмедер дәрәҗәдә хәтта беркатлы театр белән кушылуының ачык мисалы. Мондый симбиоз бүгенге спектакльдәге сыман матур нәтиҗәләр бирә. Сәхнәдәге вакыйгалар тамашачыларга йогынты ясый, чөнки бу архаик трагедияга якын чын эпос. Легенда – бик көчле. Монда тәрҗемә ул кадәр мөһим дә түгел, чөнки спектакль аңлаешлы итеп корылган. Хәтерне югалту – коллык. Бу бик көчле трагик лозунг, “Нәүрүз” фестивале өчен ул бигрәк тә мөһим, чөнки бу телләрен югалту куркынычы янаган төрки халыкларның фестивале. Шуңа нисбәтле әлеге легенда сәхнәдән кисәтү булып яңыгырый. “Бишек” спектакле – бик көчле тәҗрибә».

Камал театрының Зур сәхнәсендә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының “Гөлбыстан” спектакле күрсәтелде.

Алексей Пасуев, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Спектакльдә костюмнар һәм декорацияләр бик матур. Классик пьесаны алып, шундый көтелмәгән визуаль адым ясау – яхшы идея. Биредә пьесага бәйләнмәгән, тик бик актуаль проблема – экология өчен көрәш мотивлары кертелгән, якынаеп килүче экологик апокалипсис, кешелекнең юкка чыгуы. Миңа калса, әсәр бу авырлыктагы мәгънәне күтәреп бетерә алмый. Фикерләр бәйләнеп китми. Шуңа визуаль чишелеш һәм мәгънә пьеса һәм сюжеттан аерым яши кебек. Ә финалда бар да тоташа. Бу финал бик заманча һәм котылгысыз. Спектакль азагында билегеле булганча, без экологик афәттән түгел, кешеләрнең салкынлыгыннан куркабыз икән».

Кич Кабан күле яры буенда “Җиңел канатлар” Әлмәт урам театры шоу күрсәтте.

«Җиңел канатлар» - битлек, пантомималар, клоунадалар театры. Бездә сүз аз, пластика күп. Безнең “Этно” спектаклендә һәр артист үзенең кемлеге хакында уйланган, фикер йөрткән сәхнә бар. Труппа күпмилләтле: татарлар, башкортлар, белоруслар, чегәннәрдән тора», - диде Гөлназ Ханнанова.

Директор әйтүенчә, әсәр артистларга карап сайланган. Спектакльнең режиссеры Россиянең борынгы урам театры режиссеы – Анна Шишкина (псевдонимы Матушка Медоуз).

Мария Кожина, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу спектакльдә тормыш шундый яхшы күрсәтелгән. Тамашачы монда һәм хәзер ни барганын күзәтә ала. Мәсәлән балаларның ниндидер яңалык белүләрен күзәтү бик кызык булды. Урам театрында тамашачы белән артистларның кушылуы бик мөһим. Визуаль һәм тавыш эффеклары ярдәмендә вакыйгалар төрләнә. Урамда булсалар да театр чаралары шактый күп кулланылган. Гәрчә, биредә сәхнә мөмкинлекләре булмаса да, артистлар барсын да эшләп булганлыгын исбатлады: персонажлар, битлекләр төрле».

Анна Казарина, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Мин бу спектакльне сентябрьдә Тавридта күргән идем, монда ничек булыр икән дип бик кызыксынып карадым. Мәйдан һәм утның ничек килеп чыгуын күрәсем килде. Спектакльгә Кабан буенда уйналу үзенчәлекле шарм өсти. «Җиңел катанлар» бик яшь театр, әлеге спектакльләрендә алар эпидемиягә бәйле актуаль тема белән милли үзенчәлекне бәйли. Спектакльнең шәхси тарихлардан башлануы бик мөһим: тамашачы аларның, вакыйгаларга, геройларга карата мөнәсәбәтен тоя ала. Төрле кешеләрне берләштергән театр коллективы бүгенге тамашачыларны да үзенә якынайтты.

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Фотолар сылтама буенча.

Фестивальнең дүртенче көненнән видеокөндәлек.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!