Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Нәүрүз»-2021 фестивале көндәлеге: беренче көн

Сишәмбе 08.06.2021

Кичә Татарстан башкаласында Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале ачылды. Көтеп алынган театраль вакыйга быел катнаш форматта үтә. “Нәүрүз” спектакльләрен Казан театрлары сәхнәләрендә һәм Камал театры сайтында карарга мөмкин. Фестивальнең беренче көненә күз салыйк!

Матбугат үзәгендә фестивальне оештыручылар һәм кунаклар катнашында матбугат конферециясе үтте. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов катнашты. Конференция хакында тулырак:

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова пьесасы буенча куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле күрсәтелде.

Ольга Фукс, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу европа спектакле, матур, образлы. Андагы образлар хәтердә озак сакланыр дип уйлыйм: кулга алынучыларның номерларына әверелүче афишалар, ату тавышын хәтерләткән шарлар шартлавы, бербөтен җан символын гүдәләндергән гашыйклар арасында биюче ак тукыма, җансыз халык төркеменә ишәрәләгән шарлы пиджаклар. Һәм бик матур музыка! Мин үзем өчен Салих Сәйдәшев иҗатын ачтым. Татарстанга килгән кунаклар татар мәдәниятен күрә алулары белән чиксез бәхетле. Ә мондагылар ике дөньяда яши: аларга рус мәдәнияте дә таныш, үз мәдәниятләре дә үзәктә. Бу спектакльне куючыларның күңел байлыгы бик тирән».

 

Кече сәхнәдә Якутия театрының «hууma» спектакле видеотрансляциясе күрсәтелде. Режиссер – Якутиянең иң танылган режиссерларыннан берсе Сергей Потапов. «hууma» - боланнар көтүе дигәнне аңлата. Драма нигезендә - тормыш һәм яшәү сулышы (рух). Сээдье – эвен биюе. Сээдье биюендә халык рухы чагыла.

 

Камал театрының Кече залында К.Куанышбаев исемендәге Казах дәүләт академия музыкаль-драма театрының “Ләйлә һәм Мәҗнүн” спектакле онлайн күрсәтелде (Нур-Солтан ш.). Автор - Низами Ганҗәви, режиссер - Барзу Абдраззаков.

 

Влада Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү ш.): «Спектакльнең төзелеше искиткеч. Ул кызыклы, зур дөньяда башланып китә. Анда әле йөрергә дә өйрәнмәгән Мәҗнүн үзен гөлчәчәкләрдән дә матурырак дип хис итә. Әлеге образ аша гади кеше тормышының зурлыгы ачыла. Тик спектакльдә әкеренләп бу тормыш югала. Геройның газаплы мәхәббәте аны тормыштан аера бара. Спектакль безне бераз бутый: “Тормыш турындагы мәххәбәт” хакында сөйләгән кыяфәт чыгара. Чәчәкле халатлар, кояшлы ком, цирк аренасы, мәйданлы театр, әйләнә. Әйләнә – һәрвакыт вертикальнең нигезе. Ул вертикаль аша аларга Ходай карап тора сыман. Тик Мәҗнүн шул әйләнәнең үзәгендә ятып, калганнар аның тирәсендә йөргән вакытта мәхәббәт тарихының үлем сыман булуы аңлашылды. Бу хакта уйлану бик кызык. Гадәттә “мәхәббәт-үлем” оппозициясендә мәхәббәт – ул тормыш, ә биредә мәхәббәт, гомумән, Галәмдәге бердән-бер көч. Аңа тормыш өрелми икән - ул үлемгә әверелә. Бик матур поэтик спектакль килеп чыккан”.

 

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында “Хикмәт әкиятләре” спектакле күрсәтелде. Режиссер - Сойжин Жамбалова. Исегезгә төшерәбез, әлеге спектакль “Тантана” премиясенең “Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулады.

 

Анна Казарина, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Балалар өчен Зур сәхнәдә спектакль кую – театр өчен зур вакыйга, режиссер өчен дә җаваплылык. «Хикмәт әкиятләре» – фольклор һәм визуаль заман театры формасын берләштерүнең яхшы мисалы. Монда бар әйбер үз урынында: музыка, ут, пластика, костюмнар, сценография. Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры харизмасы белән аерылып тора. Алар якты, бик музыкаль. Актрисалары төрле формаларда сәхнәгә чыга, төрле жанрларда. Аларның яңалыкка әзер һәм ачык булулары күренеп тора».

 

Кич белән Камал театрының Зур сәхнәсендә фестивальнең рәсми ачылу тантанасы үтте.

 

Ачылышта “Нәүрүз” кунакларын һәм катнашучыларын Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. «Фестивальнең төп миссиясе – иҗади эзләнүдәге командаларны берләштерү, профиссиональ иҗатта, ата-бабаларыбыздан килгән үзенчәлекне югалтмыйча, ныклы адымнар белән киләчәккә илтә алырдай үз юлыңны табу. Быел фестивальнең катнаш форматта үтүенә мин бик шат. Программа һәрберебез өчен ачышларга бай булыр дип ышанып калам”, - диде Ирада Хафизҗан кызы. Үзнең чыгышыннан соң министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды.

 

Россия театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин “Нәүрүз”дә катнашучыларга видео җибәргән иде: «Бүген - «Нәүрүз» - илнең иң данлыклы, танылган фестивальләрнең берсе. Әлеге фестивальдә төрки дөньяның иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителә. Фестиваль матур үтәр, һәркемнең күңеленә озакка уелып калыр дип ышанам”, - диде ул.

 

Рәсми ачылыштан соң кунаклар һәм катнашучылар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карады.

 

Мария Кожина: «Бу спектакль җәелгән тукыма – биредә тарихи һәм мифологик чынбарлык кисешә. Ниндидер шәхси вакыйганың Шекспир трагедияләре дәрәҗәсенә үстерелүе – искиткеч күренеш. Әлеге спектакль аша милли йолаларны белергә милләтнең үзенчәлеген тоярга мөмкин. Пьесаның шактый күптән язылуын исәпкә алганда, бу йолаларның халык тормышында чыннан да кайчандыр яшәгәнлеген аңлыйсың. Залның реакциясенә караганда алар өчен биредә бар нәрсә таныш, димәк, алар татар җәмгыяте мәдәниятендә бүгенге көндә дә сакланып калган. Минем өчен бу бик кызыклы күренеш».

 

Фестиваль программасы

 

Фотоларны сылтама аша карарга мөмкин

https://disk.yandex.ru/d/k8PfFJrJLTZUUw

 

Фестивальнең беренче көне хакында видеокөндәлек:

https://www.youtube.com/watch?v=QY2Pba2jYpE

 




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!