Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев: «Нәүрүз» фестивале Россиянең театр картасында зур әһәмияткә ия»

Дүшәмбе 05.06.2023

Бүген Казанда XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале ачыла. Быел фестивальдә нәрсәләр көтелүе турында матбугат конференциясендә сөйләделәр. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Драма сәнгате мәктәбенең режиссер-артистлар лабораториясе сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко һәм А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының баш режиссеры Скандарбек Тулпаров катнашты.

«Бүген бездә тарихи вакыйга, «Нәүрүз» фестивален ачу тантанасы. Быел Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында әлеге фестивальнең әһәмияте тагын да зурырак. Бу Фестиваль Республикабыз һәм Россия төбәкләренең мәдәни картасында гына түгел, БДБ илләре киңлекләрендә дә билгел»", - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Дамир Натфуллин.

Министр урынбасары сүзләренчә, “Нәүрүз” – беренче чиратта, артистларның бер-берләре белән, тамашачылар белән һәм тәнкыйтьчеләр белән аралашуы ул. Бу Казан халкы өчен дә, башкалабызга килгән меңләгән туристлар өчен дә илебез халыклары һәм төбәкләр мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге. Аның сүзләренчә, мәдәният – ул Россия төбәкләрен, шулай ук күршеләребез - БДБ илләре белән ике араны бәйләп торучы мөһим чылбыр.

«Быел без фестивальнең юбилей елын ачабыз. “Нәүрүз”гә нәкъ 25 ел элек Казанда, Татарстанда нигез салынды. Мин ныклы ышаныч белән быел фестивальнең юбилее, дип әйтә алам», - дип сөйләде кунакларга Фәрит Бикчәнтәев.

Фестиваль ел саен нинди дә булса халыклар мәдәниятенә, аерым республикага багышлана. Бу юлы – “Нәүрүз” Төньяк Кавказ халыкларына мөрәҗәгать итә.

«Дагестан, Чечня Республикасы, Кабардино-Балкариядан шактый театрлар безнең идеяны хуплап алды. Һәр фестивальгә без гадәттә хедлайнер чакырабыз. Быелгы хедлайнер - Драма сәнгате мәктәбе һәм Мәскәүнең «Et Cetera» театры. Шушы еллар эчендә безгә бик күп театрлар килде. Фестиваль Россиянең театр картасында зур әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе. – Шушындый һәрьяктан катлаулы заманда да, без республикабыз җитәкчелеге һәм театрыбыз ярдәме белән фестивальне үткәрергә үзебездә көч таптык»

 

Драма сәнгате мәктәбе «Нәүрүз» гә инде икенче мәртәбә килә. Узган фестивальдә театр Драма сәнгате мәктәбенә нигез салучы Анатолий Васильевның легендар «Пушкинский утренник» спектаклен тәкъдим итсә, быел Игорь Яцко куелышында «Вишневый сад» ны алып килде.

«Без аны монологларга бүлеп өйрәндек. Спектакльдә 12 персонаж бар. Мин аларның һәркайсын үз язмышын, тарихын сөйләүче чия агачлары итеп гәүдәләндердем. Читтән караганда, без бу монологларның диалогта киселешен күрәбез, шуның белән пьеса килеп чыга, - дип сөйләде режиссер. Без фонограмма кулланмыйбыз, барлык тавыш машиналары инструментларын Петр Айду ясады, алар тере, спектакль вакытында сәхнәдә торалар. Тамашачылар бу тавышларның ничек барлыкка килүен күрә.»

Аның сүзләренчә, спектаклдә Чеховның пьесасы тулысынча сакланган. “Бернәрсә дә киселмәде һәм өстәмә кертелмәде. Мин бу текстны шигъри әсәр кебек кабул иттем, анда һәр сүз һәм иҗек минем өчен чия бакчасындагы ботаклар кебек, аны ботарлау кызганыч булыр иде», – дип билгеләп үтте ул.

Спектакль бүген 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрның Зур сәхнәсендә күрсәтелә.

А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының баш режиссеры Скандарбек Тулпаров кунакларны туган телендә сәламләде.

«Фестиваль җитәкчелегенең безгә зур игътибар бирүе өчен рәхмәт. Төньяк Кавказ үз тормышы белән яши, аны Россиянең мәдәни берләшмәсенә чыгарырга кирәк. Без еш кына аерым үзебез йөрибез, менә шулай бергәләп җыелу аеруча да кадерле”, - диде ул үзенең чыгышында.

Тулпаров, аларның театрлары безнекеннән берни белән дә аерылмый, алар шулай ук Станиславский системасы буенча эшли. Фикерне җиткерү формасы гына төрле, чөнки һәр милләтнең үз традицияләре һәм культурасы бар. Үз позицияләрен, үз йөзләрен булдырган театрлар да бар, алар милли драматургия куялар. Кече Халыклар тарихка карап эш итә, алар тарихи әйберләр ярата. Бу аларга дөнья глобальләшүендә үзләренең уникальлеген саклап калырга ярдәм итә.

«Бездә 82 ел дәвамында уйналучы спектакль бар, ә 5 спектакль 55 елдан артык сәхнәдән төшмир. Аларга реклама да кирәк түгел. Билетлар да шундук сатылып бетә. Аларның милли коды бар, кешеләрне шул җәлеп итә.»

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, фестивальдә спектакльләрдән тыш, “Нәүрүз” фестивале йогынтысында барлыкка килгән Россия милли театрлары ассоциациясенең түгәрәк өстәле дә булачак.

«Без милли театр вәкилләрен бер-берсе белән аралаштыру өчен җыябыз. Ассоциация театрларга белем бирү программаларында ярдәм итә ала", - дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

Россия милли театрлары ассоциациясенең түгәрәк өстәле 9 июньдә 9.00 сәгатьтә «Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексында уза (Татарстан ур., 8).




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!