Бөтендөнья театр көне уңаеннан БУШЛАЙ экскурсия
До начала осталось:
Бөтендөнья театр көне уңаеннан БУШЛАЙ экскурсия
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Россия театр сәнгате институты – ГИТИС һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итү турында игълан итәләр

Җомга 07.02.2025

Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, Россиянең һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты. Уку формасы – читтән торып.

Уку дәвамы: «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе өчен – 4 ел, 6 ай;

«Драма режиссёры» квалификациясе өчен – 5 ел, 6 ай.

Бюджет урыннары – 10 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 6 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 4 урын).

Түләүле урыннар саны – 23 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 15 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 8 урын).

Уку белем алу турындагы килешү нигезендә Казанда – Г.Камал театрында (актёр һәм режиссура осталыгы, тулы көн) һәм Мәскәүдә – ГИТИСта (профильле һәм гомуми белем бирү предметлары,

сессия елына 2 тапкыр) оештырыла.

Сайлап алу татар телендә уза. Программа: шигырь, мәсәл, проза, шулай ук вокаль һәм пластик номерлар. Сайлап алуның өч турын узган абитуриентлар гомуми белем бирү имтиханнарына кертелә.

Уку дәвамында белем алу татар һәм рус телләрендә бара.

 

Кабул итү имтиханнары:

Театр һәм кино артисты өчен

1. Артистлык осталыгы (иҗади сынау);

2. Әңгәмә (телдән);

3. Әдәбият һәм драматургия/ Әдәбият (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*);

4. Рус теле (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*)

 

Драма режиссёры өчен

1. Артистлык һәм режиссёрлык осталыгы (иҗади сынау);

2.   Режиссура (язма рәвештә һөнәри сынау);

3. Әңгәмә (телдән);

4. Әдәбият һәм драматургия/ Әдәбият (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*);

5. Рус теле (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*)

* тиешле фәннәр буенча соңгы биш елдагы (2021 ел, 2022 ел, 2023 ел, 2024 ел, 2025 ел) БДИ нәтиҗәләре кабул ителә.

Сайлап алу һәм керү имтиханнарында мәктәп, урта махсус һәм югары иҗади уку йортын тәмамлаучылар катнаша ала.

1 марттан һәр якшәмбе 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә. Шулай ук Уфа, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә өстәмә тыңлаулар оештырыла.

Кабул итү имтиханнары 1 июльдән 25 июльгә кадәр үтә (Казанда һәм Мәскәүдә).

Белешмәләр һәм консультацияләргә язылу:

Телефон: +7 917 2294556; e-mail: kamalgitis@kamalteatr.ru




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!