Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев: «Нәүрүз» - бик гадел фестиваль

Дүшәмбе 07.06.2021

Бүген Казанда Төрки халыкларының XV Халыкара театр фестивале ачылды. Матбугат үзәгендә юбилей фестивален оештыручылар һәм кунаклар катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов катнашты.

«Нәүрүз» - Россия Федерациясендә милли театрларның иң зур фестивале. Ул Татарстан Республикасы көче белән ел саен югары дәрәҗәдә үтә, театрлар һәм тамашачылар өчен дә зур бәйрәмгә әверелә.

Дамир Натфуллин ассызыклап үткәнчә, фестиваль һәрдаим үзгәрә, яңа формалар ала. Мәсәлән, 2019 елда фестиваль кысаларында студентлар спектакльләреннән торган «​Науруз school» фестивале үтте. 2020 елда исә, “Нәүрүз” форумы онлайн-форматта үткәрелде. Быелгы фестиваль онлайн һәм офлайн форматны берләштерәчәк. Тамашачылар фестиваль спектакльләрен театр сайты аша карый алачак.

«Быелгы фестивальнең Татарстанда Якутия көннәренә туры килүе бик символик күренеш», - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары.

«Без фестиваль үткәрелерме дип бик борчылып көттек. Катнашырга теләүчеләрдән бик күп гаризалар кабул иттек. Азия һәм Европа илләре театрлары үз эшләрен җибәрде”, - дип сөйләде журналистларга фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Аның фикеренчә, катнаш формат фестивальгә Казанга килә алмаган театрларның спектакльләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Традиция буенча һәр “Нәүрүз” аерым театр сәнгатенә багышлана. Алдагы елларда фестиваль Казахстан, Якутия, Башкортстан театрларына багышланган иде.

«Быел без фестивальне өч халыкның театр мәдәниятенә багышларга булдык - Хакасия, Алтай, Тыва. Аларда аз халык яшәве һәм театр коллективлары аз булу сәбәпле без аларны берләштердек. Тик бу аерым зур театраль республика. Кызганычка каршы аларның барысы да фестивальгә килә алмады. Кайбер спектакльләрне югары сыйфатта онлайн күрсәтәчәкбез”, - диде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов. Нияз әйтүенчә, программада бер генә очраклы спектакль дә юк һәм онлайн программа офлайн программадан бер генә дә калышмый.

Фестиваль кысаларында Якутия театры спектакленең премьерасы үтәчәк. “Нәүрүз” тамашачылары П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының «Алитет тауларга китә» спектаклен беренчеләрдән булып күрәчәк.

«Без Казанга шатланып киләбез. Камал театрына һәрвакыт тартылабыз, чөнки безне монда ихлас һәм җылы каршы алалар, үзебезне өйдә кебек хис итәбез. Камал театры безгә репетиция өчен ике көн вакыт бирде, аннары премьераны тамашачыга тәкъдим итәчәкбез”, - диде театрның сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов.

Тыва Республикасының В.Кок-Оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының “Тараа” спектакле фестиваль программасында аерым урын алып тора. Нияз Игъламов әйтүенчә, спектакльнең идея авторы, озак еллар театр белән җитәкчелек иткән Алексей Ооржак “Нәүрүз” фестивале белән бик тыгыз бәйләнештә булган. Узган ел ул арабыздан китте. Укучысы тарафыннан куелган спектакль режиссерның якты истәлегенә багышлана. Спектакль онлайн-форматта Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк. .

«Короновирус безне элемтәләрне ныгытырга, бүгенге көн белән генә түгел, үткән һәм киләчәк белән дә яшәргә өйрәтте», - диде Нияз.

Фәрит Рәфкать улы 2019 елгы фестиваль кысаларында «Науруз school» үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Форум милли театр мәктәпләрендә укучы студентларны берләштерде, алар өчен тренинглар, мастер-класслар үтте. Студентлар үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр, фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

«Нәүрүз»нең үзенчәлеге шунда – без фестиваль үссен, яңарсын өчен яңа форомалар, темалар уйлап табырга тырышабыз. “Нәүрүз” – бик гадел фестиваль, без жюриларны да төшереп калдырдык, принципиаль рәвештә яхшы һәм яманга бүлмәскә булдык», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Фестивальнең тантаналы ачылышы 7 июнь 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә үтте.

Юбилей «Нәүрүз» фестивале 7-13 июньдә Татарстанда үтә. Фестиваль Казахстан, Таджикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Россиянең милли республикалары театрларын җыйды. Фестивальдә 500дән артык кеше катнаша.  

Фестиваль спектакльләре Казанның 4 театраль мәйданында күрсәтелә: Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев, “Әкият” курчак театрлары. Шулай ук Театр каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да спектакльләр күрсәтеләчәк. Билетларны театр кассалары һәм сайтлары аша алырга мөмкин.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Фестиваль “Иҗади кешеләр” федераль проектының “Мәдәният” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!