Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев Төркиядә спектакль куя

Сишәмбе 26.09.2023

Октябрь башында Төркия дәүләт театрында (Анкара шәһәре) Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Гонзагоны үтерү" спектакленең премьерасы була.
Болгар драматургы Недялко Йорданов пьесасы буенча әлеге яңа спектакль 6 октябрьдә күрсәтеләчәк. Спектакльнең сценографы Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.

"Репетицияләр август аенда ук башланды. Монда артистлар искиткеч: режиссерны тыңлый беләләр, экспериментлар ясарга әзерләр. Тәрҗемәче белән эшләсәк тә, бер-беребезне нигездә аңлыйбыз. Сергей Геннадьевич бик кызыклы визуаль образ тәкъдим итте: кайбер костюмнар, мәсәлән, граффити стилендә ясалачак. Эш ахырына якынлаша, спектаклебез озак яшәр дип өметләнәм. Бәлки әле икенче елга "Нәүрүз" фестивалендә Казан тамашачысына да күрсәтү мөмкинлеге булыр", - диде Фәрит Бикчәнтәев.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!