Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча бәйге финалистлары экспертларга эшнең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр

Сишәмбе 18.01.2022

12 һәм 14 гыйнварда онлайн форматта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйге финалистлары эшенең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдир итү узды. 

Экспертлар 8 консорциумның эшләрен карады. Ноябрь аенда узган алдагы очрашуда конкурсантлар инде Казанда булачак театр территориясен карадылар, мәдәни-тарихи контекстны һәм проектның идеологик өлешен өйрәнделәр. Хәзер исә барысы да «конкрет» сөйләшү өчен – турыдан-туры карарлар буенча фикер алышырга һәм алдагы эшнең кайбер аспектларын ачыкларга дип җыелды. Экспертларга командаларның моннан алда бирелгән аңлатмаларны ничек исәпкә алуларын, функциональ биремнәргә ни дәрәҗәдә якын баруын, хәзер эшнең кайсы этабында торуларын аңлау мөһим иде.

Финалистлар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын театрның яңа бинасының төзелеше өчен җаваплы экспертларга һәм ведомство вәкилләренә бирә алдылар. Очрашуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, конкурсның эксперт советы рәистәшләре Наталия Фишман-Бекмамбетова (Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе) һәм Илфир Якупов (Камал театры директоры); Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казан шәһәре мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча киңәшчесе Татьяна Прокофьева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры киңәшчесе Николай Васильев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов, сәнгать белгече Рауза Солтанова, театрның яңа бинасы өчен функциональ бирем авторы Мария Игнатьева, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе һәм «Татинвестгражданпроект» оешмасы вәкилләре катнашты.

Эшләрне тәкъдир итү ике блоктан торды: Һәр командага үз проектын күрсәтү өчен 30 минут бирелде, ә аннары экспертлардан кире элемтә һәм фикер алышу булды.
Кыска гына вакыт эчендә командалар зур эш башкардылар. Архитекторлар барысын да исәпкә алырга тырыштылар: театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләмәләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов бинаның эчке логистикасын бәяләделәр һәм үз теләкләрен, ә кайвакыт театрның потенциаль тамашачысының уңайлылыгына кагылышлы борчуларын да белдерделәр. Мәсәлән, алар барлык урыннардан да сәхнә караламы, керү урыннары җитәрлекме, дигән сораулар белән кызыксынды. Шулай ук алар театрда Vip-ложа кирәкме-юкмы икәнлеге турында фикер алыштылар. Фәрит Бикчәнтәев, тамашачылар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аннан баш тартты. «Безнең театрыбыз шундый... демократик», – дип үз фикерен белдерде ул. Хәер, конкурсантлар булачак театрга барлык килүчеләр өчен дә искиткеч күренүчәнлек һәм ишетелеш вәгъдә итәләр.

Фикер алышуда иң кискен темаларның берсе – конкурсантларның проектлары татар тәңгәллеген чагылдырамы, алар төп милли театрга булган өметләргә туры киләме дигән сорау булды. «Бәйгенең төп бурычларының берсе – татар мәдәниятенең яңа визуаль образын табу. Һәркайда традицион төсләр һәм татар орнаметын өстәү генә җитеп бетмәс. Кайчандыр Камал театрының хәзерге бинасы – “милли өстәлмә” кушылган типлаштырылган совет проекты – нәкъ менә шулай төзелгән дә инде. Бу – татар тәңгәллеген тулысынча игътибарсыз калдыручы колониаль караш», – дип үз фикерен белдерде Наталия Фишман-Бекмамбетова. Ә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина кайбер проектларда татар җанының интригасы, хәйләкәрлеге җитмәвен билгеләп үтте.

Шулай итеп, барлык командалар да экспертлардан кире элемтә һәм конструктив тәнкыйть ишеттеләр һәм үз проектларын эшләп бетерүгә керештеләр. Инде 3 февраль көнне бәйге тәкъдимнәрен кабул итү тәмамланачак, һәм жюри әгъзалары җиңүчене сайлап алуга керешәчәкләр. Аның исеме февраль уртасында билгеле булачак.

23 июльдә Камал Театрының Зур сәхнәсендә театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгегә старт бирелде. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры кушуы буенча үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе, кураторы – creeptone media продюсерлык компаниясе. 12 октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты. 27-28 ноябрьдә алар Казанда финалистлар өчен узган семинарда очраштылар. 2022 елның февралендә жюри иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене атаячак. Аның Камал театры концепциясе гамәлгә ашырылачак.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!