Гүзәл Гюльвердиева - атказанган артист!
Җомга 24.01.2025
Гүзәл Гюльвердиевага театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.Гүзәлне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!
