Илшат Аминов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Шимбә 20.07.2024
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының постановка буенча мөдире Аминов Илшат Нәҗип улына мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.Чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!
