Бүген Камал театрында Орхан Памук романы буенча куелган «Сафлык музее» спектакленең премьерасы кысаларында игълан ителгән ачык театр афишалары бәйгесенә йомгак ясалды. Тантаналы чарада җиңүчеләр игълан ителде:
1 урын - Данил Шәмсетдинов
2 урын - Алинә Әхтәмҗанова
3 урын - Виктория Бякова
Җиңүчеләр акчалата бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Финалга чыгучыларның эшләре театр фойесындагы күргәзмәдә күрсәтелде.
Конкурсның жюри составы:
"Сафлык музее" спектакльнең режиссеры - Никита Кобелев;
Спектакльнең рәссамы - Анастасия Юдина;
Камал театрының баш рәссамы - Сергей Скоморохов;
Театрның дизайнеры - Әлфия Әхмәтҗанова;
Спектакльнең продюсеры - Алия Топорова; Театрның маркетинг һәм PR буенча Сәнгать җитәкчесе урынбасары - Илшат Латыйпов.
Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән 171 эш кабул ителде. Катнашучылар афишаларның төрле форматларын тәкъдим итте: классик театраль графикадан һәм иллюстратив чишелешләрдән алып типография, концептуаль һәм эксперименталь эшләргә кадәр. Конкурс проектлары арасында традицион график техникалар да, цифрлы форматлар да, нейрочелтәрләр кулланып эшләнгән эшләр дә бар иде.
Визуаль телләрнең күптөрлелеге булачак спектакльгә яңача карарга мөмкинлек бирде һәм театр афишасының әдәбият, театр һәм заманча дизайн кисешкән мөстәкыйль сәнгати сүз буларак актуальлеген ассызыклады.
Фотогалерея