Камал театры Александрин фестивалендә катнаша
Җомга 08.07.2022
9 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта XIII Халыкара "Александринский" театр фестивале уза. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Якутск һәм Псков театрлары катнашачак. 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Александрин театрының төп сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Ф.Бикчәнтәев куелышында М.Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектаклен тәкъдим итә.