Камал театры Халыкара Волков фестивалендә катнаша
Пәнҗешәмбе 19.08.2021
17-23 сентябрьдә Ярославльдә Халыкара Волков фестивале уза. Фестивальдә Әрмәнстан, Венгрия, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстан һәм Россия театрлары катнашачак. 23 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Ф.Волков сәхнәсендә Александр Володин әсәре буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән "Санаулы кичләр" спектаклен тәкъдим итәчәк. Камал һәм Волков театрлары - әлеге танылган фестивальдә Россиядән бердәнбер катнашучылар.
Гадәттәгечә, Волков фестивале Ярославльдә сентябрьдә үткәрелә. 2000 елдан башлап Россиянең иң борынгы сәхнәсендә төрле илләрдән килгән театр коллективлары үз спектакльләрен күрсәтә. Фестиваль кысаларында Федор Волков исемендәге РФ Хөкүмәте премиясен тапшыру тантанасы да уза.