Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры оркестрның "Яңа" концертына чакыра

Пәнҗешәмбе 19.05.2022

8 июньдә 19.00 сәгатьтә Зур сәхнәдә Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестрының "Яңа" заманча академия музыкасы концерты була. Концерт программасында Татарстанның яшь композиторлары Екатерина Тарасова, Елена Шипов, Виталий Харисов, Алсу Сөнгатуллина, Анастасия Костюкова, Кирилл Куликов, Ольга Белянина, Лилия Исхакова, Егор Полищук, Роман Пархоменко, Елена Басова әсәрләре бар. Концерт Татарстанның яшь композиторларын барлау максатыннан эшләнә.

"Татар композиторлар мәктәбенең күп кенә классиклары иҗади юлын нәкъ менә Камал театры бинасында башлап җибәргән. Без бу матур традицияне дәвам итәбез һәм тамашачыны бай милли музыка мәдәниятенең үсеп килүче йолдызлары белән таныштырабыз. Сез бу концертта ишеткән кешеләрнең күбесе киләчәктә безнең спектакльләргә музыка язачак, дигән ышаныч бар. Мәсәлән, Елена Шипова бер ел элек проектның беренче концертында катнашкан иде. Быел исә, яшь композиторның музыкасы "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" спектакле премьерасында яңгыраячак. Әлеге матур традиция дәвам итәр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Камал театры оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов.

«Яңа» проекты - Камал театры һәм Казан консерваториясенең уртак проекты.

Билет алырга Касса: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!