Камал театры "Сәйдәшстан" музыка фестивалендә катнашты
Якшәмбе 21.08.2022
Кичә, 20 августта, Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында "Сәйдәшстан" музыка фестивале үзды.
Концерт программасында Камал театры артистлары, оркестр музыкантлары, Югары Ослан районы коллективлары һәм солистлары, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары чыгыш ясады. Шулай ук Иза Сәйдәшеваның "Хәтер дулкыны буйлап" исемле шәхси күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.