Камал театры Сабантуйга бүләкләр җыюда катнашты
Җомга 17.06.2022
Бүген, 17 июнь көнне, 2022 елгы Сабантуй алдыннан, Казан урамнары буйлап җигүле атлар белән Сабантуй бүләкләре җыю бәйрәме узды. Чара Камал театры каршындагы мәйданда тәмамланды. Театр артистлары традицион рәвештә мәйданда легендар "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзек уйнады. Тантананы ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды.