Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең" дигән балалар рәсемнәре бәйгесе

Чәршәмбе 01.09.2021

Бүген, Белем көнендә,без "Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсен" дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итәбез. Иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент - 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру.

Конкурста катнашу өчен:
1. Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсез шундый итеп рәсем ясарга.
2. Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Рәсем астына баланың исем фамилиясен яшен күрсәтергә. Бер катнашучыдан өч кабул ителә.
3. Үзегезнең вконтакте яки инстаграмда битегездә (аккаунт ачык булырга тиеш) #камал_116_сезон #виптамашачы #камалтеатрыняратам хэштэглары белән рәсемне урнаштырырга
4. Театр төркеменә язылырга.
5. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала.

Конкурсны үткәрү этаплары:
31 август-17 сентябрь эшләр кабул ителә;
18-19 сентябрь-жюри әгъзалары тарафыннан 9 иң яхшы рәсем сайлап алына;
20-29 сентябрь - театрның вконтакте төркемендә иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү үткәрелә;
30 сентябрь-җиңүчене игълан ителә.

Рәсми бүләкләү 1 октябрьдә яңа 116нчы сезон ачылышында үтәчәк. Иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак.

Конкурсның төп призы-ВИП – абонемент-116-нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру. Безнең бәйгедә җиңелүчеләр булмаячак. Һәр катнашучыны бүләкләр (чакыру билетлары, мастер-класслар) көтә. Уңышлар!




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!