Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бүләк әзерләде – 8-11 март көннәрендә театр тамашачыларга 7 спектакль тәкъдим итә. Афишага 112нче сезонның премьералары һәм иң популяр спектакльләр кертелгән.
Афиша:
8 март, 12:00, Зур сәхнә – Н.Исәнбәт "Миркәй белән Айсылу". Премьера! Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Бер-берсенә булган ихлас хисләре авыл картлары тарафыннан илгә килгән корылыкның сәбәбе дип табылып, рәхимсез җәзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылуның мәхәббәт тарихыннан тыш, пьесаның театраль сюжеты да бар.
8 март, 17:00, Кече сәхнә – С.Гаффарова "Килмешәк". Премьера! "Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра.
8 март, 18:00, Зур сәхнә – Т.Миңнуллин “Диләфрүз- Remake”. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...
9 март, 18:00, 10 март 12.00, Зур сәхнә – З.Хәким "Килә ява, килә ява". Премьера! Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. "Үч алыр өчен" хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре.
10 март, 18:00, Зур сәхнә – Ф.Бүләков "Cөясеңме, cөймисеңме...". Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы?
11 март, 18:00, Зур сәхнә – И.Зәйниев "Мәхәббәт FM". Алар радиода эшлиләр. Берсе ди - джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер - берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер - берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар? Моны бары тик яңа эстрада - джаз комедиясен карарга килгән тамашачы гына белә алачак.
КАССА: (843)293-03-74
Фотогалерея