12 сентябрьдә Грозный шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Беренче "Федерация" Бөтенроссия милли театрлар фестивале кысаларында күрсәтелде.
"Федерация" фестивале программасында Адыгея, Башкортстан, Дагстан, Кабарда-Балкар, Калмык, Карелия, Коми, Мари Ил, Татарстан, Хакассия, Чечня һәм Якутия театрлары бар.
12 сентябрьдә Грозный шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Беренче "Федерация" Бөтенроссия милли театрлар фестивале кысаларында күрсәтелде. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка милли театр мәнфәгатьләрен саклау өчен кинжал бүләк иттеләр.
Спектакльдән соң театрны Чечен Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, фестиваль директоры Һава Әхмәтова котлады. Ул сәхнәдән фестиваль дипломы белән чечен кинжалы тапшырып: "Театрның милли интересларын яклау өчен сез аны үзегез белән йөртегез!" - диде.
"Безгә бу фестивальдә катнашу зур дәрәҗә. Без биредә Татарстаннан ике театр килдек. Бу күп нәрсә турында сөйли, мөгаен, без бер-беребезгә бик якындыр. Хәтта Татарстан белән Чечняның флаглары да охшаш - бу юкка түгелдер. Сезнең халыкның иң авыр вакытларында Татарстан ярдәм итте. Бу фестиваль эзсез югалмас, театр сәнгате үсеше өчен бу бик кирәк", - диде Бикчәнтәев.
"Федерация" фестивале программасында Адыгея, Башкортстан, Дагстан, Кабарда-Балкар, Калмык, Карелия, Коми, Мари Ил, Татарстан, Хакассия, Чечня һәм Якутия театрлары бар.
ИА "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова
Фотогалерея