Хөрмәтле тамашачылар! Без Камал театрына билетлар алу һәм театрга килүне булдыра алганча уңайлырак итү өчен быел күп хезмәт куйдык. Сайтның мобиль версиясе яхшыртылды, сайтта теркәлгән һәркемгә театр афишасы һәм скидкалар хакында хатлар җибәрелә, сайтта һәм Вконтакте төркемендә тәүлек буе сорауларга җавап бирүче онлайн-консультант эшли башлады.
Заманчалыкка тагын бер адым - ул театр буйлап оештырылган виртуаль сәяхәт. Тамашачылар, 360 градустан театрның фойесын, гардеробын, зур залын, кассасын һәм башка урыннарын колачлаган 43 манзара күрә ала. 3D сәяхәтне сайт, гугл һәм Вконтакте төркеме аша карарга мөмкин. Тамашачыларга уңайлыклар тудыру нисбәтеннән, театр шулай ук сәхнәгә фотокүзәтү дә булдырды. Хәзер театр сайтында, зал схемасын ачып, залны 14 ноктадан күрергә мөмкин.
"Һәрдаим сайтны яхшырту өстендә эшләп, без сайтка керүчеләр һәм онлайн-билет алучылар саны буенча рекордка ирештек. Ноябрь аенда гына сайтыбызга 50 меңнән артык кеше кергән. Һәр өченче билет Камал театры сайты kamalteatr.ru аша сатыла. Без әле моның белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Киләчәктә тамашачыларны тагын да кызыклы сюрпризлар көтә," - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.
Фотогалерея