2019 елның 11 һәм 12 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан ш.) Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын ачып җибәрәчәк. Тамашачылар Камал театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәевнең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрә алачак. Спектакль Александринский театры (Санкт-Петербург ш.) сәхнәсендә уйнала.
Театр олимпиадасы 2019 — зур фестиваль - төрле илләрдән килгән театр эшлеклеләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Фестиваль кысаларында иң яхшы чит ил театрларының, Россия милли театрларының гастрольләре һәм әйдәп баручы театр эшлеклеләренең мастер-класслары үтә. Санкт-Петербургта үтәчәк Олимпиадада 15 илдән килгән театрлар 30дан артык спектакль тәкъдим итәчәк. Камал театрыннан тыш милли театрлар программасында Бурятия, Якутии, Чечня, Карелия һәм Башкортостан театрлары бар.