Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камаллылар Габдулла Кариевны искә алдылар

Шимбә 08.05.2021

2021 елның 8 маенда җәмәгатьчелек "Сәйяр" беренче татар труппасының сәнгать җитәкчесе, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, күренекле артист, талантлы режиссер, оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның (1886-1920) тууына 135 ел тулуны билгеләп үтте. Бүген Яңа-Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр кую оештырылды. Габдулла Кариевны искә алырга дип Дәүләт структуралары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы һәм шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актерлары аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салдылар.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!