Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
До начала осталось:
Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛЛЫЛАР "ТАТАРЧА ДИКТАНТ" АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫ

Шимбә 26.09.2020

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Татарча диктант" Бөтендөнья белем тикшерү акциясендә катнашты. Бүген 11 сәгатьтә, онлайн режимда артистлар, цехларда эшләүчеләр, театр администрациясе хезмәткәрләре татар телендә диктант яздылар. Язучы Ибраһим Гази әсәреннән өзекне филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм татар теле укытучыларын тагын да популярлаштыру.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!