Камаллылар Марсель Сәлимҗановны искә алдылар
Пәнҗешәмбе 07.11.2024
Бүген, 2024 елның 7 ноябрендә, данлыклы татар режиссеры, Россия һәм Татарстан премияләре иясе Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тууына 90 ел. Иртән Яңа-Татар зиратында режиссерның каберенә чәчәкләр куелды. Әлеге искә алу чарасына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре һәм труппасы катнашты.








