Камаллылар Тукайны искә алу көнендә катнаштылар
Җомга 15.04.2022
Бүген, 15 апрельдә, камаллылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көненә багышланган чараларда катнаштылар. Иртән шагыйрь каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды, ә көндез Г.Тукай әдәби музеенда шигырь кичәсе узды. Театр артистлары һәм музыкантлары шигъри һәм музыкаль номерлар белән чыгыш ясады.