Камаллылар "Хәситә: Татарстан легендалары" киноспектаклендә уйнады
Җомга 31.03.2023
Кичә М.Сәлиҗманов исемендәге Актерлар йортында «Хәситә: Татарстан легендалары» киноспектакле күрсәтелде. Төп рольләрдә Камал театры артистлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Айгөл Миңнуллина, шулай ук Артур Шәйдуллин уйнады.