Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Казан» аэропортында Камал театры артистлары башкаруында музыкаль флешмоб - «Смуглянка» һәм «Солдатлар» (фото, видео)

Шимбә 08.05.2021

<p>
<b>Җиңү Көне алдыннан Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Татарстан, Россия һәм чит ил гражданнары, гомумән алганда, пассажирлар өчен музыкаль бүләк ясады: 8 майда театр артистлары һәм музыкантлары, аэропорт хезмәткәрләре һәм пассажирлар булып киенеп, 1А теркәлү терминалы янында рус һәм татар телләрендә сугыш чоры җырларын башкарды.</b><br>
     Чара флешмоб форматында үтте. Шул минутта теркәлү узучы 300ләп пассажирны, Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненә багышланган әлеге акция бик гаҗәпләндерде, алар артистларны көчле алкышларга күмделәр.
     Чараны оештыручылар ветераннарыбыз алдында баш ия һәм Җиңү Көне белән котлый:
     «Сез Җирдәге тынычлык хакына эшләгән батырлыклар беркайчан да онытылмас. Сугыштан соң күбрәк вакыт узган саен, без сезнең җиңүнең ни дәрәҗәдә мөһим булганлыгын ныграк аңлыйбыз. Рәхмәт Сезгә, кадерле ветераннар!».
</p>
</p>
<b> </b><b>
<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/GS8KCUe_9WM" frameborder="0" allowfullscreen></iframe></b>
<p>
</p>


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!