18 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының Камера залына әдәбият белгече, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановның “Шүрәле - урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә” лекциясенә чакырабыз. Лекция Резеда Гобәеваның Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов куелышындагы "Шүрәлене көтмәдегезме?!" спектакле премьерасы кысаларында үтә.
Лекция кунаклары борынгы мифологик образлар, фәнни тикшеренүләр һәм иҗади фантазия белән үрелеп барган татар фольклоры дөньясына чумачаклар. Төп тема – халык ышануларының һәм автор күзаллавының чигендә яшәүче серле урман хуҗасы Шүрәле образы булачак.
Галимьян Гыйльманов Шүрәле мифының табигате, аның татар мәдәниятендәге роле һәм традицияләр белән заманча әдәби караш арасындагы бәйләнеш турындагы фикерләре белән уртаклашачак.
Кунакларны автор белән турыдан-туры әңгәмә һәм фольклор ачышлары көтә.
Фотогалерея