Бүген, 10 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан ш.) Санкт-Петербургка Театр олимпиадасына китә. 11 һәм 12 октябрьдә Александринский театрының Төп сәхнәсендә Камал театры А.Гыйләҗев пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән милли театрлар программасын ача. Гастрольдә Камал театрыннан 100дән артык кеше катнаша: артистлар, административ һәм техник хезмәткәрләр.

Олимпиада турында:
Театр олимпиадасы 2019 — зур фестиваль - төрле илләрдән килгән театр эшлеклеләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Фестиваль кысаларында иң яхшы чит ил театрларының, Россия милли театрларының гастрольләре һәм әйдәп баручы театр эшлеклеләренең мастер-класслары үтә. Санкт-Петербургта үтәчәк Олимпиадада 15 илдән килгән театрлар 30дан артык спектакль тәкъдим итәчәк. Камал театрыннан тыш милли театрлар программасында Бурятия, Якутии, Чечня, Карелия һәм Башкортостан театрлары бар.
Спектакль турында:
Фәрит Бикчәнтәев Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрен сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана һәм, ниһаять, драматургның тууына туксан ел тулу аның повестка алынуына этәргеч була. “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана. Повестьне инсценировкага әйләндергәндә Аяз Гыйләҗевнең комментарийларының һәм тасвирлауларының акыллы, үткен теле югалуы һәм диалогларның төп мәгънәне ача алмаулары ачыклана. Шуңа күрә актерлар персона һәм персонаж арасында үзгәрүчән дистанция саклап, автор текстларын укыйлар (һәм уйныйлар).
Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, - дип билгеләп үтте Нияз Игламов.