Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Ирдәүкә. Мөхәҗирләр". Генераль прогон

Пәнҗешәмбе 28.04.2022

21 майда Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөхәҗирләр» романнары буенча куелган спектакльнең беренче өлешенең генераль прогоны тамашачыларга тәкъдим ителә.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, рәссам Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам - Марина Марьянич, композитор - Елена Шипова, пластика - Нурбәк Батулла. Чара Фәрит Рәфкать улының 60 яшьлек юбилее көнендә үтә.

Театрның яңа проекты иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1890 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли.

Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...

БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!