Наил Дунаев ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләнде
Чәршәмбе 04.05.2022
Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Камал театры артисты Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу медале белән бүләкләнде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге указы 2022 елның 27 апрелендә имзаланган. Горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!