15 июньдә VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында театраль тренингның яңа юнәлешләре буенча "Вызов разуму" Халыкара фәнни онлайн-конференциясе ачылды. Конференциянең максаты - театраль белем бирүне үстерү, кадрларны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү, тиз үзгәрүчән чынбарлык шартларында һөнәри белем бирү ысулларын барлау.

Конференциядә Германия, Кытая, Швейцария, Румыния, Мексика, Италия, Иордания, Сингапур, Колумбия, Гонконг, Польша, Россия (шул исәптән, Татарстаннан да) педагоглар, театр белгечләре катнаша. Конференциянең беренче көнендә, тыңлаучы буларак, 50 илдән 300дән артык театр әһелләре катнашты. Конференция ZOOM онлайн-платформасында 3 көн дәвам итә, рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.
Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT театраль тренинг институты, (сәнгать җитәкчесе - профессор Юрий Альшиц, Германия), Сәхнә сәнгате өлкәсендә югары белем челтәре ITI/UNESCO (ITI/UNESCO Network for Higher Education in Performing Arts; генераль директоры - Тобиас Бьянконе) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Театраль тренингның яңа юнәлешләренә багышланган "Вызов разуму" Халыкара онлайн-конференциясе хакында тулырак мәгълүмат AKT-ZENT Театраль тренинг институтының рәсми сайтында урнаштырылган.
Докладчылар хакында мәгълүмат биредә.