Камал театры оркестры I Республика инклюзив балында чыгыш ясады
Шимбә 03.12.2022
Кичә Казан Ратушасында «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе тарафыннан I Республика инклюзив балы оештырылды. Бал Камал театры оркестры белән бергә тере музыка астында үтте. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.
Чара "Россиянең инклюзив баллары» федераль проекты кысаларында узды. Татарстанлылардан кала балда Россиянең тагын сигез шәһәреннән мөмкинлекләре чикләнгән һәм чикләнмәгән кешеләр катнашты.