Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проекты белән элемтә техникумында чыгыш ясады
Сишәмбе 17.05.2022
Бүген Камал театры оркестры Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының халыкара компетенцияләр үзәгендә "Күңелле классика - безнекеләр!" проекты белән чыгыш ясады. 100гә якын бала Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Эльмир Низамов, Моцарт, Бетховен һәм Джон Уильямс әсәрләре белән танышты.