Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Питрәч районы Күн авылында Айдар Хафизовка кабер ташы куелды

Шимбә 20.05.2023

Бүген Питрәч районы Күн авылында Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның кеберенә таш кую мәрәсиме булды.

Тантанага Айдар Хафизовның хәләл җефете Фәридә ханым, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Айдар Хафизовның шәкерте Гүзәл Шакирова, Камал театры актерлары, мәрхүмнең кияү-кызлары, оныклары һәм авылдашлары җыелган иде.

Чараны Күн авылының Габдулла хәзрәте Коръәннән аять-сүрәләр уку белән башлап җибәрде.

«Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Бу юллар Айдар Садриевичка атап язылган шикелле. Хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, мәхәббәтен казанырсың. Безнең Айдар абыйга рәхмәтебез чиксез, ул татар театрын, мәдәниятен, телен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Инде 2 ел рәттән үткәрелә торган театр атналыгы, мәктәптәге чаралар Айдар Хафизов истәлегенә багышлап үткәрелә», - диде Питрәч районы башлыгы Илхам Кашапов.

«Ул төрле пландагы рольләрне уйный торган актер иде. «Арбалы хатыннар» спектаклендә аның роле зур да, уңай да түгел, әмма сәхнәдән кереп киткәндә аңа кул чаба иделәр. Аның табигыйлыгы, уйнамаганы, артист булганы өчен кул чабалар иде», – дип искә алды Равил Шәрәфиев.

Тормышта булган вакыйгалар, истәлекләр белән Фәридә ханым да уртаклашты. «Ул хәләл сүзен ярата иде. Мин аның хәләл хатыны булганмындыр», – дигәннән соң, аның тавышы нечкәрде, күзләренә яшь килде.

Таш кую мәрасиме Айдар Хафизовның каберенә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

  • Айдар Хафизов 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый. 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында администратор, 1975-1976 елларда филармониядә нәфис сүз остасы, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр), 1978 елдан Камал исемендәге Татар академия театрында эшли. Ул төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә.
  • 2020 елның 13 декабрендә Айдар Хафизов, короновирус инфекциясе белән авырып, 78 яшендә вафат була.

"Татар-информ", Камилә Билалова




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!