Яңа бинада булачак концертларга билетлар сатуда
Чәршәмбе 12.02.2025
Кадерле тамашачылар, Һ.Такташ урамы 74 йорт адресы буенча урнашкан яңа бинада күрсәтеләчәк чараларга билетлар сатуны дәвам итәбез.
Яңа бинада тәкъдим ителәчәк беренче концертлар - Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестрының "Алар беренчеләр иде" һәм "Яңа" концерт программалары.
Концертлар 1 һәм 2 мартта 17.00 сәгатьтә Көнчыгыш залда көтелә.
