Уфа гастрольләре кичектерелә
Сишәмбе 19.10.2021
Кадерле тамашачылар! Эпидемиологик вәзгыяткә нисбәтле 2021 елның 9-16 ноябренә планлаштырылган Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Уфа гастрольләре 2022 елга күчерелә. Гастрольләрне үткәрүнең төгәл даталары турында театрның мәгълүмати ресурсларында аерым хәбәр ителәчәк. Сатып алынган билетлар үз көчендә кала.