Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тимур Бекмамбетовның "Хуҗа Насретдин" спектакле беренче тапкыр Казанда

Дүшәмбе 07.06.2021

Милләтләр театрында беренче тапкыр курчак спектакле уйналды. Спектакльнең беренче гастрольләре Татарстанда үтте. 

Казанда Милләтләр театры гастрольләре үтте. Мәскәүлеләр Татарстанга Тимур Бекмамбетовның "Хуҗа Насретдин" курчак спектаклен алып килде. Спектакль Камал театрының кече сәхнәсендә ике тапкыр уйналды.
Хуҗа хакындагы пьесаны Тимур Бекмамбетов режиссер, драматург Илгиз Зәйниев белән берлектә язды. 2019 елның җәендә спектакльне режиссер "Свияжск Артель" лабораториясендә тәкъдим итте. Ул вакытта баш рольдә Камал театры артисты Эмиль Талипов уйнады. 
"Хуҗа Насретдин" курчак спектакле премьерасы 2020 елның 20 декабрендә Милләтләр тетрында үзды
«Спектакльнең үзенчәлеге шунда,ул башта драма театры өчен уйланылган. Курчак спектакле итеп куярга хәл иткәч, режиссер буларак эшләргә мине чакырдылар. - диде Анна Викторова. 
Спектакльдә барлык персонажларның да сөйләмнәре алдан яздырылган. Аларны танылган артистлар тавышландыра: Хуҗа Насретдин - Константин Хабенский, ишәк — Евгений Миронов, калган рольләрдә — Чулпан Хаматова, Виктор Вержбицкий, Игорь Золотовицкий, Инга Оболдина һәм Елизавета Боярская.
«Мин татар тамашачысын яратам. Татарстанга үз театрым белән дә килгәлим. Кичә без Яр Чаллыда фестивальдә булдык. Бүген "Хуҗа Насретдинның Казанда беренче гастрольләре" - дип сөйләде спектакль алдыннан Анна Викторова.
Спектакльдә артист Ренат Шаймарданов та катнаша. Ул Яр Чаллыда туган, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында "Курчак театры артисты"на белем алган (курс җитәкчесе - Людмила Дъяченко). Ренат 5 ел элек Мәскәүгә киткән, хәзер Образцов һәм Милләтләр театрында эшли.
«Мине спектакльгә иң соңгы итеп керттеләр. Премьерага ике көн кала курчакларны йөртергә куллар җитмәве ачыкланды. Курчак театрында ярдәм позициясе бар. Мин Әмир һәм Тимур, Хуҗа, Мәхабәт курчакларын йөртергә, декорацияләр күчерергә ярдәм итәм», - дип сөйләде артист.
"Хуҗа Насретдин", кечкенә формада һәм курчак форматында булуга карамастан, зур һәм җитди спектакль. Мин ышанам, тамашачыга ул ошар һәм һәркем фәлсәфи сорауларына җавап табыр", - диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!